Әлмәттә коррупциягә каршты тору комиссиясе утырышы узды

2017 елның 29 декабре, җомга

Утырышта коррупциягә каршы тору артыннан күзәтү өлкәсендә Әлмәт шәһәре прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Чыгышында Әлмәт шәһәре прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марсель Гимаев коррупция белән көрәшнең темплары кимемәгәнен билгеләп үтте. Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә 2017 елда 149 канунчылыкны бозу очрагы ачыкланды. Кисәтү-профилактика эшләре кысаларында муниципаль органнар тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый актлар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International