Бүген Әлмәткә илнең атаклы сыр ясаучысы Олег Сирота килде.
Ул шәһәрдә яшелчәчелек буенча узган республика фермерлары киңәшмәсендә катнашты. Олег Сирота Әлмәттә яшелчә үстерергә дә исәпли. Район башлыгы аңа яшелчә үзәненнән 2 гектар җир бүлеп бирү турында сертификат тапшырды.