"Татарстан киләчәге көллиятендә" WorldSkills стандартлары буенча "Яшь профессионаллар" региональ чемпионаты узачак

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

6 декабрьдән алып 8 декабрьгә кадәр "Татарстан киләчәге көллияте" WorldSkills стандартлары буенча "мехатроника" компетенциясендә "Яшь профессионаллар" региональ чемпионатын уздыру өчен мәйданга әйләнәчәк. 

Чемпионатта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән - Әлмәт, Бөгелмә һәм Яр Чаллыдан килгән урта-махсус уку йорты студентлары һәм предприятиеларда эшләүче яшь хезмәткәрләр катнашачак. Республиканың техник көллиятләре, Әлмәт һөнәри көллияте экспертлары, шулай ук "Алнас" заводы белгечләре жюри буларак катнашучыларның эшләренә бәя бирәчәк. Ярышларның нәтиҗәләре буенча региональ этапта җиңүчеләр 2018 елда Көньяк-Сахалинда үтәчәк "Яшь профессионаллар" (World Skills Russia) VI Милли чемпионатының финалында ярыша алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International