Утырыш район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды. Аның эшчәнлегендә сәламәтлек саклау һәм шәһәр, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Айрат Ринатович медсанчасть җитәкчелеген һәм коллективын Россия күләмендә яулап алынган җиңүе белән кайнар котлады.
Утырышта үлүчеләр санын киметү максатында профилактик чаралар куллану турында сүз барды. Соңыннан барлык көнүзәк сорауларны чишү буенча карар кабул ителде. Очрашу нәтиҗәле узды.