28 ноябрьдән алып 3 декабрьгә кадәр Түбән Камада ССРБ спорт мастеры, тренер Олег Аллаяров хөрмәтенә төрле яшьтәге категорияләрдә өстәл теннисы буенча XVII Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ижау, Уфа һәм башка шәһәрләрдән спортчылар катнаштылар.
Әлмәт районын 30 яшькә кадәр категориядә беренче урынны алган Ярослав Чураев, 30-40 яшькә кадәр категориядә беренче урынны алган Михаил Ешметов, 2006 елда туганнар һәм яшьрәкләр категриясендә икенче урынны алган Тагир Ахметшин һәм 2004 елда туганнар һәм яшьрәкләр категориясендә икенче урынны алган Игорь Урманов тәкъдим иттеләр.