Әлмәт шәһәр автоюллар идарәсенең җыештыру техникасы киләсе кышкы сезонга тулысынча әзер.
Машина паркында 59 берәмлек техника санала. Билгеләп үтелгәнчә, юлларга хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган барлык техника тупланган. Узган ел «Татнефть» ААҖ ярдәме белән заманча катнаш юл машиналары сатып алынган. Метан белән эшләүче техника экономияле һәм реагентларны квадрат метрлап төгәл бүлә торган. Үткән кыш кар күп булды. Тротуар һәм велосипед юлларын чистарту өчен дә нефтьчеләр ярдәме белән кече механизация сатып алынган. Димәк, ишеп кар яуган көннәрдә дә юллар тараймаячак, велосипедлар үз юлларыннан, машиналар үзләренкеннән хәрәкәт итә алачак.
–Без 2016 елдан юлларга тоз катнашмасы сипмибез. Бозлавыкка каршы бары тик сертификацияләнгән материал гына кулланабыз, – дип җавап кайтарды директор, бозлавык белән көрәшү ысулларына килгәндә.
Баш инженер Рафис Нуришанов ассызыклаганча, алар минераль галит кулланалар, әлеге экологик яктан чиста материалны хәтта ашлама урынына да тотыла икән. Барлыгы 3100 тонна концентрацияләнгән минераль галитны тупланган. Җитәрлек, диде баш инженер.
– Без кышкы чорда эшләүгә 100 процент әзер, – дип белдерде Альберт Хәләпов.
Октябрь башыннан ук тәүлек әйләнәсе кизү тору башланган. Диспетчерлар һава шартларына даими күзәтчелек итә. Һава температурасы төшеп юлларда проблемалар булмасын өчен хәзердән үк бозлавыкка каршы материал кулланыла башланган.