"Җәяүлеләр кичүе" профилактика чарасы кысаларында Елхово урта мәктәбендә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ куркынычсызлык саклау бүлегенең 3нче ротасы командиры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Салахов, "ЮХК" ДБУ территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Лилия Рафигуллина 5-11 класс укучылары һәм укытучылары белән очрашу үткәрелде.
Очрашу барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләрнең бурычлары, шул исәптән, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан ерак арада хәрәкәтләнгәндә, яктылыкны кайтару элементларын куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.