Татарстанда һәм Әлмәттә ВИЧка тест үткәрү буенча Европа атналыгы старт ала. Акциянең төп максаты – үзләренең ВИЧ-статусын белүче кешеләрнең санын арттыру, ВИЧка тест ясауның зарурилыгы турында мәгълүмат җиткереп, ВИЧ-инфекцияне соңа калып белүчеләр санын кыскарту. Чаралар кысаларында әлмәтлеләр СПИД -Үзәктә ВИЧ-инфекциягә бушлай, аноним тест үтә һәм белгечләр белән консультация ала алачаклар.