ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 16 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-3º, көндез максималь температура 0..+2º тәшкил итә.
17 ноябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр мөмкин. Урыны белән кыска вакытлыбуран. Җил көньяк-көнбатыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -4..+1º, көндез максималь температура -1..+3º тәшкил итә.
Төнлә юлларда урыны белән бозлавык.