Әлмәттә 22 ноябрьдә мәдәни-белем бирү программасы кысаларында "Владимир Спиваков академиясе фонды. Балалар-балаларга. Татарстан” проекты буенча түбәндәге белгечлекләр буенча мастер-класслар узачак: фортепиано, җыр, кларнет-саксофон-флейта, аккордеон-баян, скрипка, рәсем сәнгате, хореография.
17.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда Академия тантаналы рәвештә ачылачак, Владимир Спиваков фонды стипендиясен алучылар, мастер-классларнда укытучылар, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама һәм Норлат шәһәрләренең сәнгати коллективлары катнашуында гала-концерт узачак.