Әлмәт грек-рим көрәше бүлеге спортчылары өйгә җиңеп кайттылар

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

10 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Чистай шәһәрендә ССРБ спорт мастеры, ТР физик культурасының атказанган хезмәткәре, РФнең атказанган тренеры Әдип Салих улы Нуруллин хөрмәтенә грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды. Бу ярышларда Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Яр Чаллы, Уруссу, Лениногорск, Казан, Зәй, Әлмәт, шулай ук Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 275 спортчы катнашты. 

1 урынны 38 кг авырлыкта Манукян Вачик, 2 урынны 26 кг. авырлыкта Миннигареев Данияр, 2 урынны 59 кг. авырлыкта Пономарев Руслан, 2 урынны 69 кг. авырлыкта Закиров Ришат, 2 урынны 100 кг. авырлыкта Саматов Дамир, 3 урынны 32 кг. авырлыкта Кобин Ярослав, 3 урынны 38 кг. авырлыкта Галиев Ралиф, 3 урынны 53 кг. авырлыкта Мустафин Аяз яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International