30 октябрьдә башкарма комитетның зур залында 2018-2022 елларга "Комфортлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар булды. Анда берничә җирлек буенча белгечләр тарафыннан презентация тәкъдим ителде. Бу - проект семинарлары аша халык белән алар яшәгән җирлек үсеше турында фикер алышу өчен эшләнелә.
Геофизика, Әминов урамнары буенча паркларда, Гагарин, Р.Фәхретдин урамнарында шактый күркәм үзгәрешләр көтелә.
Чарада катнашучылар, Түбән Мактама, СУ-2, ДОСААФ микрорайоннарында яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып, әлеге җирлектә яшәүчеләрнең фикерләрен дә исәпкә алырга тәкъдим итте.
Барлыгы 19 объектның презентациясе белән Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында "Комфортлы шәһәр мохитен формалаштыру" дигән бүлектә танышырга була. Аерым территорияләрне төзекләндерү буенча лаеклы тәкъдимнәрне uag_arhitektura@mail.ru. электрон адресына юлларга мөмкин.
Фәрдия Хәсәнова