1 ноябрьдә Казанда өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү буенча республика ярышлары булды. Спорт бәйрәмендә мәртәбәле кунаклар: Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары да катнашты.
Биредә барлыгы 47 команда, республиканың төрле районнарыннан 94 пенсионер үзара ярышты. Программа буенча хатын-кызларда һәм ир-атларда 25 метрга, командалар белән 25 метрга йөзү каралган иде.
Районыбыз командасы республиканың спорт тормышында актив катнаша. Менә бу юлы да пенсионерларның тырышлыгы, җиңүгә омтылышы зур уңыш казанды. Краснова Светлана 2нче урынга лаек булды.
Садиртдинов Азиз 5нче урынны, ә эстафетада спортчыларыбыз беренчелекне яулады. Нәтиҗәдә, Әлмәт пенсионерлары командасы 1нче урынга чыкты.
Әлмәт районы һәм шәһәрендә РПФ идарәсе