2017 елда биш көнлек эш атнасында 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскартылачак.
2017 елда 4 ноябрь эшләми торган шимбә көненә туры килә. Мондый очракта ял аннан соң килүче эш көненә күчерелә, ягъни 4 ноябрь бәйрәм көне дүшәмбегә туры килгән 6 ноябрьдә ял ителә.
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне, шулай ук эшләми торган бәйрәм көне булып тора. 2016 елның 29 сентябрендәге Татарстан Республикасы кануны (№67-ТРЗ) нигезендә, ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә, бу очракта өстәмә ял көне бирелми.
Шул рәвешле, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскартылачак