Әлмәтлеләр сыйфат мәсьәләсе буенча "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итә ала

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесе Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Аны булдыру тәкъдиме белән БМОның эре халыкара оешмалары чыга. Беренче тапкыр бу бәйрәм 1989 елның 9 ноябрендә үткәрелә. 

Бөтендөнья сыйфат көненең төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатына юнәлтү. 

Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2017 елның 1-17 ноябрендә гражданнарның кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау ысуллары буенча "кайнар линия" үткәрелә. Сорауларны 8 (8553) 45-20-72 телефоны буенча сәгать 08.00дән 12.00гә кадәр; 13.00дән 17.00гә кадәр юлларга була. Шулай ук Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы 10нчы йорт, 2нче кат, 9нчы кабинетка да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Консультацияләр халыкка түләүсез күрсәтелә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International