Әлмәт районында "Иҗат чишмәләре тынмасын" әдәби кичәсе булып узды

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Нәдер авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә шигырь сөючеләр өчен "Иҗат чишмәләре тынмасын" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар. Анда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, күп санлы китаплар һәм җырлар авторы, шагыйрә Клара Булатова да катнашты.

Клара Булатова чарага оныгы Гайшә Булатова белән килгән иде. Ул да дәү әнисе эзләре буенча атлый. "Әбиләрдә кунакта" исемле тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Гайшә бәйрәмгә килүчеләрне үз шигырьләре белән таныштырды.

Бирегә шулай ук авылның иҗади шәхесләре - шигырьләре "Рухият" фонды тарафыннан нәшер ителгән "Туган як белән илһамланганнар" җыентыгында басылган Закиҗанова Раҗия, Әхмәтов Зөфәр дә чакырылган иде.

Кичәдә Клара Булатованың күп кенә шигырьләре, җырлары яңгырады. Монда аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International