Әлмәт укучылары II төбәк бәйге җиңүчеләре булдылар

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

30 октябрьдә Чаллыда "Мәрхәмәтле Татарстан" балалар социаль проектларының II төбәк бәйгесе булып узды. Анда "Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге" 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3а һәм 3г сыйныфлары укучылары актив катнашты. 

Әлмәт укучылары әлеге бәйгенең лаеклы җиңүчеләре булды. "Ирекле тема" номинациясендә Шәехов Рамазан һәм Исмәгыйлев Радмир (3г, сыйныф җитәкчесе Евдокимова А.В.) 1нче урынны яулады. Зәйтүнова Азалия (3а, сыйныф җитәкчесе Рәхимова Л.М.) - "Экология", Таһирова Лилия (3а) - "Сәламәт яшәү рәвеше", Мөхәммәдиева Сәидә (3а) - "Туган якны өйрәнү" номинацияләрендә беренчелекне алды. 

Сафина Камилә (3а) "Туган якны өйрәнү" номинациясендә 2нче урынга, Солтангиров Альберт (3а) "Патриотлык" номинациясендә 3нче урынга лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International