Бүген Әлмәт стоматология поликлиникасы – республиканың иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе. Шәһәрнең үзе кебек үк чал тарихлы әлеге поликлиника хезмәткәрләре күпсанлы мәртәбәле кунаклардан, дәвалау-профилактика учреждениеләре баш табибларыннан Әлмәт драма театры сәхнәсендә тантаналы шартларда котлаулар кабул итте. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина бу медицина оешмасы тарихында булган әһәмиятле чорларны билгеләп узды. Республиканың атказанган табибы, ТР баш стоматологы урынбасары Юлия Никошина тарафыннан да стоматология поликлиникасы коллективына рәхмәт җиткерелде.