Әлмәт районы иҗтимагый советы Татарстанда иң яхшылардан

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Беренче тапкыр үткәрелгән “ТР муниципаль берәмлекләренең иң яхшы иҗтимагый советы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде, дип хәбәр итә “Перспектива”ресурс үзәге матбугат хезмәте.

Бәйгегә Татарстанның 27 районыннан барлыгы 36 заявка бирелгән. “Муниципаль берәмлек җирлегендә үткәрелгән чараларда актив катнашу буенча җәмәгать советы эшчәнлегенең иң яхшы оештырылуы һәм массакүләм мәгълүмат чараларында җәмәгать советы эшчәнлеген яктырту” номинациясенә 15 заявка килгән. Бу юнәлештә Әлмәт һәм Алабуга районнары беренчелекне үзара бүлешә. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау ТР Дәүләт Советында 14 ноябрьдә булыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International