Авыл мәктәбе укучылары өчен әлеге чараны профессиональ фотограф Булат Яриахметов үткәрде. Истәлеккә ничек оста итеп фотога төшерергә, нәрсә ул композиция – боларның барысын да мастер-класска килүче 9нчы сыйныф укучылары белде. Соңыннан алар үзләре дә кызыклы фотолар төшерде. Очрашу ахырында Булат аларны балаларның үзләренә бүләк итте.