9нчы октябрьдән 13 октябрьгә кадәр нефть башкаласында «Агачны бергәләп коткарыйк» экологик акциясе үтте. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, «Экосервис» ААҖ белән берлектә макулатурага алмашка ак чыршы, карагач, эрбет, имән, өрәңге, үсентеләрен таратты.
Акциядә 564 кеше катнашты, җыелган макулатура күләме 2,2 тонна тәшкил итте.