14 һәм 15 октябрьдә Әлмәт муниципаль районында халыкны гриппка каршы вакцинация мобиль пунктлары оештырылды. Әлмәтлеләр грипптан прививканы "Панорама" һәм "Мактама-Парк" сәүдә-күңел ачу үзәкләре янында прививка ясый алды.
Әлеге акция кысаларында Әлмәт үзәге һәм Түбән Мактамада 325 кешегә прививка ясалды.