Узган ял көннәрендә Әлмәт пенсионерлары истәлекле урыннар буенча экскурсия кылдылар, туган шәһәрнең бик күп яңа социаль объектлары белән таныштылар. "Социаль туризм" программа кысаларында алар өчен шәһәр буенча экскурсия оештырылды. Бу чара Өлкәннәр көненә багышланган иде.