Әлмәт муниципаль районы "ҮКС" МБУ хезмәткәрләре берләштерелгән металлургия компаниясенең 25-еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткән «Книгоград. Архитектура интеллекта» Бөтенроссия китап фестивалендә катнашты. Тематик мзйданнарда танылган язучылар белән очрашулар, шагыйри флешмоб, мастер-класслар, диктант, әдәбият буенча ачык лекцияләр һәм төрле викториналар узды.