"Яшел Фитнес" проектының җәйге сезоны ахырына якынлаша. Җәй дәвамында әлмәтлеләр даими рәвештә шәһәрнең биш мәйданчыгында спорт белән шөгыльләнделәр. Нәтиҗә ясарга һәм проектның иң актив катнашучыларны ачыкларга вакыт җитте.
24 сентябрьдә 10:30 сәгатьтә шәһәр паркында "Яшел Фитнес" проектының икенче җәйге сезонын ябу тантанасы узачак.