Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт районының Көлшәрип авылында туып-үскән Нагимулла Гараев 18 сентябрьда 101 яшен билгеләп үтте. Мөхтәрәм ветеранны котларга социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, шулай ук Көлшәрип авыл җирлеге һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре килгән иде.