Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә ТР волейбол федерациясенең күчмә утырышын үткәрде.
Утырышны ачып җибәргәндә, Фәрит Хәйруллович шәһәргә һәм "Татнефть" компаниясенә ярышларны яхшы оештырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. "Әлмәт – сәнәгать үзәге генә түгел, республиканың физик культура һәм спорт үстерү үзәге дә”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.