Әлмәттә ТР волейбол федерациясе президенты кубогына IV финал уеннар старт алды

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бүген «Татнефть» спорт комплексында ТР сәнәгать оешмалары һәм авыл районнары арасында Татарстан волейбол федерациясе президенты кубогына IV финал ярышлары узды. Чарада ТР волейбол федерациясе президенты, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Республиканың сәнәгать оешмасы хезмәткәрләре һәм авыл районнары арасында зур масштаблы волейбол уеннары уздыру тәкъдиме белән  Фәрит Мөхәммәтшин әле 2014 елда ук чыккан иде. Шуннан бирле оешмаларда даими эшләүче һәм 24 яшьтән өлкән булган хезмәткәрләрдән торган һәвәскәр командалар үзара көч сынаша.

– Ел да ярышлар Казанда уза иде. Волейболны киң җәмәгатьчелеккә тарату нияте белән без быелдан башлап башка районнарга да чыгарга карар кылдык. Быел менә финал ярышларын беренчеләрдән булып биредә уздырабыз. Әлмәт - спорт юнәлешендә башкаларга өлге итеп куярлык район. Әмма волейбол буенча махсус үзәк булмау нефтьчеләр өчен килешә торган хәл түгел, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ярышларны тантаналы рәвештә ачканнан соң спортчылар һәм мәртәбәле кунаклар киңәшмә дә уздырды. Спорттагы проблемалар, үсеш юллары хакында үзара сүз алыштылар. Соңыннан спортта казаныш яулаган спортчыларга һәм тренерларга, район җитәкчеләренә мактау грамоталары тапшырылды.

- Волейбол үҗәтлек һәм команда белән бергә эшләүне үз эченә алган иң матур спортның берсе санала. Биредә мускуллар гына түгел, ә баш мие дә эшли. Тиз арада нәтиҗә чыгара алу төп шарт. Фикерләү сәләте арта. Волейбол уйнаган балалар кагыйдә буларак башка фәннәрне дә алдыра,  -диде  Әлмәт волейбол федерациясе рәисе Николай Певцов үсеп килүче буынны әлеге спортка тартуның әһәмиятен аңлатып.

Волейбол үзәгенә килгәндә, нефтьчеләр ярдәме белән якын арада Әлмәттә зур спорт корылмасы сафка басар дип ышанып калдылар.

– Волейбол – ул спорт кына түгел, ә күпләр өчен яшәү рәвеше дә. Буш вакытларда шөгыльләнеп була торган иң уңайлы спорт юнәлеше. Аны яшьләр арасында популярлаштыру шарт. Ауропа чемпионатында беренчелекне яулау- безнең максат. Әмма аның өчен заманча, яшьләрне җәлеп итәрдәй спорт заллары булдырырга кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International