Әлмәт муниципаль районында инвалидлыклары булган гражданнарны эшкә урнаштыру һәм аларның мәшьгульлеген арттыруга юнәлтелгән чараларны оештыру буенча эш дәвам итә.
Шулай, 13 сентябрь көнне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын үтәүче Лаптева Светлана Владимир кызы рәислеге астында эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшлекле группаның чираттагы утырышы узды.
Мәшьгульлек үзәге директоры М.М.Насертдинов җыелган кешеләргә инвалидларга вакытлыча эш бирү мөмкинлеге, шулай ук аларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын җиһазландыру турында мәгълүматны җиткерде.