Бүген районның 11 округында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны өстәмә сайлаулар узуын искә төшерик, аларда 39 кандидат катнашты.
Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе урынбасары Татьяна Ершова тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча шәһәрдә 12.00 сәгатькә сайлаучыларның 11, 87%ы тавыш бирде, 658 әлмәтле сайлау участокларына килде һәм кандидатлар өчен тавышларын бирде.
Район буенча бү күрсәткеч 35,23% тәшкил итә. Югары активлыкны Яңа Никольский, Кичучат, Яңа Кәшер халкы күрсәтә.