9 сентябрьдә "Юбилейный" спорт сараенда Югары хоккей лигасының 8-нче чемпионатының ачылыш матчы узды. Әлмәт "Нефтяник" хоккей командасы "Саров" командасы белән очрашты.
Яңа хоккей сезоны ачылу белән җанатарларны һәм хоккейчыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да котлады.