Әлмәт район нефть үткәрү идарәсе юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 10 сентябре, якшәмбе

9 сентябрь көнне «Транснефть – Прикамье» АҖнең иң зур филиалларының берсе - Әлмәт район нефть үткәрү идарәсе 60-еллык юбилеен билгеләп үтте. Аңа ерак 1957 елда ук нигез салына. Шул вакытта ике мөстәкыйль бүлекчә - Әлмәт һәм Ромашкино идарәләре барлыкка килә. Алар Татарстанның торбаүткәргеч транспорты системасында беренче район нефть үткәрү идарәләренә әйләнә. 

Бүгенге көндә Әлмәт РНИнең төп стратегик максаты - гомумроссия нефть үткәрү куәтләрен эшләтү өлкәсендә үзенең мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм куллану.

Юбилей уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Тантаналы чаралар кысаларында Әлмәт район нефть үткәрү идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International