Әлмәт муниципаль районы Советы функцияләре

• Район Уставын кабул итү һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү.

• Рәсми символларны һәм аларны куллану тәртибен билгеләү.

• Район территориясендә мәҗбүри кагыйдәләр урнаштыру.

• Район бюджетын раслау һәм аның үтәлеше турында хисап.

• Җирле салымнарны һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару, аларны түләү буенча Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә ташламалар бирү.

• Район үсеше планнарын һәм программаларын кабул итү, аларның үтәлеше турында хисапларны раслау.

• Районның чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору турындагы инициативаны тәкъдим итү.

• Җирле референдумны билгеләү.

• Район Башлыгын Сайлау.

• Район Башкарма комитеты җитәкчесен, Финанс-бюджет палатасы рәисен, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләү, аларның отставкасын кабул итү.

• Район Башкарма комитеты структурасын раслау, аның хезмәткәрләренең чик санын билгеләү.

• Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү тәртибен билгеләү, Конкурс комиссиясе әгъзаларын билгеләү; контроль-ревизия комиссиясе турындагы нигезләмәне, Финанс-бюджет палатасы турындагы нигезләмәне һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы турындагы нигезләмәне раслау.

 

• Район сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү.

• Район чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү билгеләү.

• Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру.

• Районның муниципаль милкендәге мөлкәт белән идарә итү һәм эш итү тәртибен, шул исәптән аны федераль законнар нигезендә хосусыйлаштыру тәртибен һәм шартларын билгеләү.

•  Муниципаль милек төрләре исемлеген билгеләү, аны читләштерү район Советы тарафыннан килештерелеп яки расланганнан соң башкарыла.

• Муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрне төзү, үзгәртеп кору һәм бетерү турында карарлар кабул итү тәртибен, шулай ук муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәт күрсәтүләренә тарифларны билгеләү тәртибен билгеләү һәм аларны билгеләү, әгәр федераль законнарда башкача каралмаган булса.

•Районның муниципальара хезмәттәшлек оешмаларында катнашу тәртибен билгеләү.

•Районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү тәртибен билгеләү.

• Җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен башкаруны контрольдә тоту.

• Район тарафыннан заем акчаларын җәлеп итү тәртибен раслау, муниципаль кыйммәтле кәгазьләр чыгару тәртибен билгеләү.

• Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексы нигезендә районның территориаль планлаштыру документларын, башка шәһәр төзелеше документларын раслау.

• Гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурсларның җирле резервларын булдыру һәм куллану тәртибен билгеләү.

• Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләү өчен район бюджетыннан кирәкле акчалар бүлеп бирү шартларын һәм тәртибен билгеләү.

• Автоном коммерцияле булмаган оешмалар һәм фондлар рәвешендә коммерцияле булмаган оешмалар төзү турында карарлар кабул итү.

• Үз массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә кую.

• Район Уставын һәм район Советы карарларын аңлату.

• Район Советы Регламентын һәм үз эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча башка карарлар кабул итү

• Район Советы Аппараты турында нигезләмәне раслау.

• Үзләренә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен үз матди ресурсларыңны һәм финанс чараларын өстәмә файдалану турында карарлар кабул итү.

• Федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль районнарның вәкиллекле органнары карамагына кертелгән башка вәкаләтләр, шулай ук әлеге устав белән район Советы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 14 феврале, 14:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International