Әлмәт шәһәренең хезмәтләре берьюлы өч туй үткәрде

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бу уңайдан оештырылган тантанага район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР дәүләт комитетының архив эше буенча рәисе урынбасары Резеда Шәмсетдинова, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм башкалар да килгән иде.

Кунаклар нефтьчеләр башкаласында эшләү һәм яшәү өчен шартларның яхшыра баруын билгеләп үттеләр. Бүгенге вакыйгалар –  моның ачык мисалы. Архив бүлеге, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелегенең көньяк-көнчыгыш территориаль инспекциясе, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы  элеккеге шәһәр суды бинасына күчте. Шәһәр үзәгендәге бинага капиталь ремонт ясалган, кабинетлар якты, иркен. Хезмәткәрләр дә, алар хезмәтеннән файдаланучылар да тудырылган шартлардан канәгать. Хәзер архивтагы документлар өчен Тихоновкага кадәр барырга кирәк булмаячак. Бу да бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International