Кадрлар сәясәте

 

   Әлмәт - Татарстан Республикасының нефть башкаласы. Социаль инфраструктура һәм истәлекле урыннары булган яшь һәм төзекләндерелгән шәһәр.

   Әлмәт - Россиянең заманча, матур, уңайлы иң яхшы шәһәрләренең берсе. Ел саен Әлмәт муниципаль районы үсеш юлында яңа адым ясый.

   Технологияләрнең кискен үзгәрешләрендә актив катнашучы Әлмәт хезмәтчәннәре алга таба хәрәкәт итәләр, район һәм Татарстан өчен, киләчәк буыннар өчен яңа юнәлешләр         кулланалар.

   Әлмәт - стандарт булмаган фикерләүче яшь, актив, талантлы, максатчан һәм энергияле кешеләрне җәлеп итү үзәге.

   Без Сезне үзебезнең командага чакырабыз һәм корпоратив мәдәният нигезләрен безнең белән бүлешергә тәкъдим итәбез:

ХӨРМӘТ.  Үз эшеңне иң яхшы рәвештә башкару, хезмәттәшләреңә, партнерларыңа, заказчыларга, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү.

НӘТИҖӘЛЕЛЕК. Эшчәнлекнең максималь нәтиҗәләренә ирешү һәм кызыксынган якларның көткәннәрен канәгатьләндерү өчен вакытлы, матди, финанс һәм кеше ресурсларыннан иң яхшы рәвештә файдалану.

АЧЫКЛЫК. Гадел һәм ачык мәгълүмат алмашу, бергәләп оптималь карар кабул итәргә әзер булу, ышанычлы дәвамлы мөнәсәбәтләр урнаштыру. Без барлык ныклы элемтәләрне бәялибез.

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК. Оешманың максатларын гамәлгә ашыру өчен безгә үзара килешә, хөрмәт итә һәм хезмәттәшләребез фикерен исәпкә ала белү, куелган бурычларны бергә хәл итәргә омтылу мөһим. Без бергәләп һәм бер-беребезне тулыландырып, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, һәркайсыбызның шәхси өлеше тулаем алганда команданың уңышы өчен мөһим.

ҺӨНӘРИЛЕК. Үз белгечлегеңнең тирән белемнәренә ирешү, һөнәри белемнәреңне һәм осталыкларыңны даими камилләштерү. Башкарма комитет һәр хезмәткәргә ярдәм итәргә омтыла. Шул максаттан даими рәвештә семинарлар һәм тренинглар, мотивацион сәфәрләр уздырыла.

ӘХЛАКЛЫЛЫК. Һөнәри хезмәт этикасы кагыйдәләрен һәм үз һөнәри эшчәнлегеңне лаеклы үтәү өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең абруен, гражданнарның җирле үзидарә органнарына ышанычын ныгытуга ярдәм итү.

Без иң стандарт булмаган идеяләр өчен ачык. Без рәхәтләнеп белемнәребез белән уртаклашабыз һәм башкалардан тәҗрибә алабыз, бер-беребезне алга таба үсешкә рухландырабыз.

Һәр хезмәткәр-безнең команданың иң кирәкле һәм иң мөһим, алыштыргысыз әгъзасы, беркемнең дә теләк һәм омтылышлары биредә игътибарсыз калмый. Үсеш һәм уңыш һәр аерым хезмәткәргә бәйле, бу гаять зур һәм катлаулы команда эше.

Әлмәт районы Башкарма комитетында Сезнең иң амбициоз һәм инновацион идеяләрегез яңа максатларга һәм проектларга әверелә. Мондый ярдәм белән һәм мондый командада барысы да ирешелә.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Т.Д. Нагуманов

 

 Татарстан Республикасының муниципаль хезмәте һәм Әлмәт муниципаль районы турында барлык кирәкле мәгълүмат Сезгә уңайлы булсын өчен түбәндәге бүлекләрдә тупланган. «Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат алырга мөмкин.

«Хезмәтне узу» бүлегендә класс чиннары, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр бирү тәртибе турында белешмәләр бар.

Дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән «Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Татарстан хакимияте органнарында стажировка мәйданчыклары системасы турындагы бөтен мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International