Нагуманов
Тимур Дмитрий улы
Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе
Туган көне:
1983 елның 23 феврале
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
423450, ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39, 306нчы кабинет
Телефон:
8(8553) 39-01-02
E-Mail:
Almat@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

Нагуманов Тимур Дмитрий улы 1983 елның 23 февралендә Казан шәһәрендә туган.

2006 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча икътисад магистры.

Хезмәт юлын 2002 елда Зеленодольск шәһәренең «Остин» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коммерция директоры вазыйфасында башлый.

2004 елдан 2005 елга кадәр «Буа шикәр заводы» ачык акционер җәмгыятенең финанс бүлеге башлыгы, Буа районының «Яңа шикәр технологияләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры булып эшли.

2005–2006 елларда «Зәй шикәре» ачык акционер җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары була.

2006 елдан 2007 елга кадәр «Борындык элеваторы» ачык акционер җәмгыятенә җитәкчелек итә.

2007 елда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләп куела, ә 2007 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.

2013 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләп куела.

Керемнәр турында мәгълүмат

 

Телеграм

ВК

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International