Әлмәт районы символикасы

                 

 

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы гербы

       

Гербның тасвирламасы

"Яшел кырда, өстә — лалә чәчәгенең алтын үтәли чәчәге, аның эчендә куелган алтын баскыч һәм аның өслегендә — тышкы яктан ике агып торучы кара фонтан».

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән Әлмәт районының табигый, икътисадый һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра.

Әлмәт тарихы XVIII гасырның беренче чирегеннән башлана, бу урында Әлмәт авылына нигез салына, аннары эшчеләр бистәсенә, ә 1953 елда шәһәр итеп үзгәртелә. Әлмәтнең шәһәр буларак формалашуы нефть ятмаларын үзләштерү буенча глобаль масштаб белән бәйле иде.

Бүген Әлмәт районы - Татарстанда иң эре нефть чыгару үзәге. Россиянең Әлмәттә урнашкан алдынгы нефть компанияләренең берсе «Татнефть» ААҖ районның гына түгел, ә тулаем республика икътисадының үсешенә зур өлеш кертә.

Районның бу үзенчәлеге гербта алтын баскыч сурәте һәм кара фонтан сурәтләнгән. Алтын баскыч -нефть каланчасының аллегорик сурәте. Алтын һәм кара төснең бергә кушылуы нефтьнең "кара алтын" буларак символик билгеләнүен ассызыклый.

Алтын - уңыш, байлык, акыл һәм хөрмәт символы.

Кара төс - акыллылык, зирәклек, тыйнаклык, намуслылык символы.

Алтын лилия Әлмәт районының чәчәк атуын, бөеклеген һәм данын күрсәтә. Моннан тыш, төрки халыклар сәнгатендә төп үсемлек орнаментларының берсе буларак, чәчәк бу җир тарихын аллегорик рәвештә чагылдыра.

Гербның яшел кыры районның географик үзенчәлекләрен, биредәге урыннарның табигый матурлыгын ассызыклый. Яшел төс - табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш символы.

Кызыл тәрәзә Әлмәт районының сәнәгать җитештерүе — республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенең куәтле индустриаль үзәге. Кызыл төс - батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәм символы.

Герб Әлмәт муниципаль районы Советының 131нче номерлы карары белән 2006 елның 26 декабрендә расланган. Герб 3450 номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 92 нче номер белән кертелде.

 

  Флаг Альметьевского муниципального района Республики Татарстан 

Флаг Әлмәт районы гербы нигезендә эшләнгән.

Герб һәм флаг авторлары - Рафаэль Курамшин (Әлмәт), Марат Исламов (Әлмәт). Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Галина Русанова (Мәскәү), Кирилл Переходенко (Конаково).

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 3 сентябре, 17:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International