17 мартта балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Тормыш өчен Әлмәт» проект семинары уздырылды.
Биредә шарлавыклы буаларны төзекләндерү мәсьәләсе тикшерелде. Шәһәребезнең әлеге ял итү урыны быел «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында яңартылачак. Битараф булмаган әлмәтлеләр семинарга килеп, үзләренең тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерде.