13 марттан 28 мартка кадәр Татарстанда «Язгы каникуллар» дип аталган акция узачак. Чара балалар катнашындагы юл-транспорт һаләкатләрен кисәтү максатыннан оештырыла.
Акция кысаларында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше буенча транспорт чаралары йөртүчеләрен күпләп тикшерү карала. Аерым алганда, нәни пассажирларны машинада йөртү, җәяүлеләргә юл бирү фактлары да тикшереләчәк.
Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлеге