Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм балаларның иминлеген тәэмин итү максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучылар белән юлда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча профилактик әңгәмәләр һәм инструктажлар үткәрү максатыннан шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җәяүлеләр өчен дә, велосипедчылар өчен дә, транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, шулай ук яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге, бигрәк тә караңгы вакытта, җентекләп җиткерелгән.
Әңгәмәләр тәмамлангач, балалар өчен укыту фильмнары күрсәтелде. Мәгариф оешмалары педагоглары эчтәлекле әңгәмәләре өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәләр.