Әлмәтлеләрне юлларның вакытлыча ябылуы турында кисәтәләр

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Муса Җәлил һәм Лермонтов урамнарындагы юл капламасына капиталь ремонт үткәрү сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча ябачаклар.

2022 елның 11 августыннан алып 2022 елның ахырына кадәр Муса Җәлил урамы буенча Белоглазов урамыннан Шевченко урамына кадәр һәм Лермонтов урамы буенча Радищев урамыннан алып Муса Җәлил урамына кадәр участокта юллар ябылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International