Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә белем бирү, иҗтимагый һәм инфраструктура объектларында булды

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Әлмәттә белем бирү, иҗтимагый һәм инфраструктура объектларында булды.

Чарада шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Программада беренче булып Инженер лицее булды. Мәгариф учреждениесе быел үзенең беренче укучыларын кабул итте. Лицейда 860 бала белем алачак, шуларның 160ы - беренче сыйныф укучылары. 5 нче сыйныфтан биредә техник, инженерлык, мәгълүмати-технологик, химик-технологик һәм биотехнология юнәлешендәге предметларны тирәнтен укыту каралган. Белем бирү программасын төзегәндә Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы мәктәпләре тәҗрибәсе кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International