Әлмәттәге төзелеш-ремонт эшләренең иң кызган чагы

2018 елның 24 марты, шимбә

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов 2018 елда капремонт программасында 43 муниципаль район катнаша,  бу гомуми мәйданы 5,3 млн кв.м. булган  995 күп фатирлы йорт, дип искә төшерде. 224 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Финанслауның күләме 6 млрд 76 млн 348 мең сум тәшкил итә.

2018  елда 14 балалар сәламәтләндерү лагерында капремонт, 6 лагерь төзелеше  планлаштырыла. Республикада ресурс үзәкләрен капремонтлау эшләре бара, мәдәният учреждениеләренең 39 объектында, яшүсмерләр клубларында эш бара.

Программа кысаларында 2018 елда 120 амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капремонт планлаштырыла, 120 объектның 53ендә әзерлек эшләре башланган.

Татарстанда агымдагы елда 63 машина-трактор паркларын, 127 бөртекле ашлык чистарту комплексларын,  ашлык саклау биналарын, 227 сыер фермаларын, 15 яшелчә саклау биналарын капремонтлау, 123 силос-сенаж траншеялары төзелеше планлаштырыла.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” өстенлекле проекты кысаларында 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд сум, Россия бюджетыннан 655 млн 108,9 мең сум бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасында 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600 дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

2018 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү турында сөйләгәндә, ул техника 1 апрельгә кадәр әзер булырга тиеш һәм республикада чәчү агрегатларын ике атна эчендә әзерләп бетерү мөмкинлеге бар, дип искә төшерде.

Актуаль мәсьәләләр җентекләбрәк урыннарда каралды. Шәһәр һәм районның барлык хезмәт күрсәтүче оешмалары белән киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Мөхәмәтҗанов Айрат бүгенге көндә шәһәр һәм районда ремонт һәм төзелеш эшләренең план буенча һәм тиешле дәрәҗәдә дәвам итүләре турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International