Әлмәттә төзелеш, капиталь ремонт һәм авыл хуҗалыгы сорауларын карадылар

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда  43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә  куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин 2017 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында җиткерде. 2017 елда Кыска сроклы планны тормышка ашыру  232 мең 145 кешенең имин һәм яхшы яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш. Барлыгы гомуми мәйданы 6,2 млн кв. метр булган 991 күпфатирлы торак йорт төзекләндереләчәк.

Капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1 млрд 346 млн 275,7 мең сум акча бүлеп бирелгән,  бу программа өчен каралган Татарстан акчаларының гомуми күләменең 100%ын тәшкил итә.  ТР ТКХ фондына җирле бюджеттан 1 млрд 65 млн 851 мең сум сум акча күчерелгән. , бу тиешле финанс күләменең  99,59%ын тәшкил итә.

Алга таба министр мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерүнең барышы турында сөйләде. Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 29 пландагы объектның 28ендә эшләр төгәлләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык 110 объектында, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында да эшләр тәмамланган.

Мәдәният объектларында капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

2017 елда  Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә  амбулатор-поликлиника учреждениеләрен  капиталь төзекләндерү каралган. 2 ноябрьгә шуларның 4есендә эшләр тәмамланган.

Республикада 2018 елга республика программаларын формалаштыру дәвам итә, дип билгеләде Ирек Фәйзуллин. Ул кыскача 2018 елга тармаклар буенча программаларны формалаштыру мониторингының ничек башкарылуы турында мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасында күчмә авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте һәм ярминкә чараларына чакырды.

Киңәшмә барышында  Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген кырларда якынча 54 мең га кукуруз, 75 мең гектар көнбагыш, 1,1 мең гектар шикәр чөгендере әле җыелып бетмәгән. Моннан тыш, җирне төп эшкәртү буенча эшләр дәвам итәчәк (180 мең гектар).

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруга һәм уздыруга җентекләбрәк  тукталды. Аерым алганда, ул, республикада ярминкәләр ике ай элек башлануын искә төшерде.

“Казандагы 10 төп мәйданчыкка узган елның көзендә тагын чатырлы 7 мәйданчык өстәлде, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. – Төп мәйданчыклар белән чагыштырганда алар җыйнаграк һәм конструкциясенә карап 15-60 сәүдә итүчене сыйдыра. Бу мәйданчыкларда да шимбә көннәрендә сәүдә итү өчен шул ук тәртипләр саклана".

Чаллыда ярминкәләр һәр атнада 3 мәйданчыкта оештырыла, тагын берсе Яшел Үзән муниципаль районында - “Яңа Тура” технополисы территориясендә урнашкан.

Ярминкәләр башланганчы һәм аларны уздыру барышында продукциянең сыйфаты даими рәвештә ветеринария хезмәте һәм ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп тора.

Ярминкәләргә 550 млн сумнан күбрәк бәягә продукция китерелгән, шул исәптә 12 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, 700 тонна төрле төрдәге ит, 435 тонна он һәм 4 млн данә йомырка. Ярминкәләр барышында шикәр комы бәясе 35 сумнан 32 сумга кадәр төшкән, ул 500 тоннадан артык сатылган.

Ярминкәләрдә бәяләр ваклап сату белән чагыштырганда түбәнрәк, дип билгеләде Марат Әхмәтов. Мәсәлән, 1 кг сыер ите  280-320 сумнан сатыла, бәрәңге - 12 сум, сөтнең литры - 30 сум.

Ул шулай ук ачыклаганча, кече эшкуарлык вәкилләренең ярминкәләрдә актив катнашуына карамастан, төп эшне “Ак Барс Холдинг”, “Татагролизинг”, “Татпотребсоюз”, “АгроИнвест”, “Агросила холдинг” кебек зур оешмалар алып бара.

Арча, Буа, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Теләче муниципаль районнары ярминкә чараларын  оештыруга җаваплы карый, дип билгеләде  Марат Әхмәтов.

Уздырылган ярминкәләр нәтиҗәләре буенча атна саен йомгак ясала һәм  иң актив 3 район билгеләп үтелә. Узган еллардагы схема буенча,  ярминкәләрдә катнашучыларга транспорт чыгымнары кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International