18 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр "2017-2019 елларда Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше муниципаль программасын раслау турында" Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карары проектын җайга салу гамәлләренә бәя бирү буенча консультацияләр уздырылачак.
2017-2019 елларда Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше муниципаль программасына үзгәрешләр кертү турында фикерләрне, аның буенча тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне sector.pr@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә яисә +7 (8853) 37-08-04 телефонына шалтыратып әйтергә була.