Әлмәттә төзелеш барышына һәм урып-җыюга кагылышлы сораулар каралды

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга 43 муниципаль берәмлектә 3 мең 122 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә карар 54 факт ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда кыска сроклы күп фатирлы йортларга капремонт планын гамәлгә ашыру гомуми мәйданы 6,2 млн. кв. метр булган 991 күп фатирлы йортта 232 мең 145 гражданга имин һәм уңайлы торак шартлары тудырырга тиеш. Программа тәмамланып килә – ул 90,4%ы үтәлгән. Шулай ук әлеге планга 931 йортта индивидуаль җылылык пунктлары (ИҖП) урнаштыру һәм 2018 елда капиталь ремонт ясау планлаштырылган 134 күп фатирлы йортка проект документация әзерләү кертелгән.  

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында 146 объектның 4 объектында дәвам итә: 1 гомуми белем мәктәбе һәм 3 балалар бакчасы. Калган объектлар тапшырылган.

Булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжлар) капремонт программасы буенча 7 сентябрьгә 2 объектта эшләр бара. Калган 8 уку йорты тапшырлган инде (Казан (3), Чаллы, Актаныш, Кукмара, Әлмәт һәм Нурлат районнары). 

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарына капиталь ремонт 42 объектның 3сендә дәвам итә.

2017 елда Татарстан Республикасы 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырылган. 7 сентябрьгә эшләр  1 объектта дәвам итә.

2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. 7 сентябрьгә барлык объектларда да эшләр алып барыла. 

Бүгенгә 11 балаларны савыктыру лагерында, 28 яшүсмерләр клубында, 17 Татарстан Республикасы муниципаль архивында капиталь ремонт төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин тагын Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Республика авылларын су белән тәэмин итү программасы буенча 230,2 км суүткәргеч (программаның 90%ы) салынган, 36 су җыю манарасы (95%ы) урнаштырылган, 41 скважина (93%ы) борауланган. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Казан шәһәрендә җылы су белән үзәкләштерелгән системадан индивидуальгә күчерү программасы бүгенгә  99%ка үтәлгән.  Индивидуаль җылыту системаларына күчерү һәм Урыссу поселогында казаннар кую чаралары кысаларында бүгенгә 3 мең 417 фатирда куелган (95,6%).   

Министр шулай ук җылыту сезонына әзерлек турында да мәгълүмат бирде. Бүгенгә 11 мең 262 йорт эчендәге җылыту системасы файдалануга әзер (96,3%). Күп фатирлы йортлар буенча 15 мең 971 әзерлек паспорты (93,2%) алынган. Коммуналь өлкә объектлары буенча 96% җылыту казаннары, 97% җылыту челтәре, 97% су җыю корылмасы, 99% суүткәргеч насос станциясе, 97% суүткәргеч челтәр һәм 94% канализация челтәре әзер.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, җылыту сезонына әзерлек 15 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Беренче чиратта бу социаль объектларга кагыла. «Көннәр ничек буласын белмибез, шуңа күрә мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау объектлары тулысынча әзер булырга тиеш. Бу торак фондына да кагыла», - диде ТР Президенты.

Актуаль темалар турында урыннарда да фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International