Бүген Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды. Визиты барышында Сария Харис кызы гражданнарны кабул итте, бу очрашуга башкарма комитет, прокуратура, социаль яклау бүлеге, Социаль иминләштерү фонды вәкилләре, шулай ук башка ведомстволарның вәкилләре чакырылган иде.
Кабул итүгә 7 кеше мөрәҗәгать итте. Алар торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, өлешләп төзү, пенсия күләме, юлларны төзекләндерү һәм төзүгә һәм башка темаларга кагылышлы сорауларны бирә алды.