1939нчы елның 7 августында Әлмәт районының түбән Мактама авылында туа. Тау инженеры. 1967нче елда И.М.Губкин исемендәге Мәскәү институтының нефтехимик һәм газ сәнәгатенең кичке татар факультетын тәмамлый. 1957 нче елда тауда эзләнүләр конторасында эшче булып эшли башлый. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң(1958-1961) НГЧИ “Әлмәтнефтьтә” оператор, мастер, участок начальнигы, начальник ярдәмчесе, җир асты скважиналарны ремонтлау цехының башлагы булып эшли. 1978-1985 нче елларда – пластларның нефть бирү һәм скважиналарның капиталь ремонты буенча Әлмәт идарәсенең баш инженеры, НГДУ “Прикамнефть” начальнигы, 1985-2004нче елларда НГДУ “Әлмәтнефть” башлыгы. М.Ш.Җәләтов 37 уйлап табуның авторы. Кызыл Хезмәт Байрагы (1977,1986), Дуслык (1998) орденнары белән бүләкләнгән. ”Яхшы хезмәт өчен В.И.Ленинның тууына 100 еллыгы уңаена” (1970) медале, ”Хезмәт ветераны” (1989), РТ (1992,1999), ТАССР (1989) Югары Совет Президиумының хөрмәт грамотасы белән бүләкләнә”. “ТАССРның атаклы нефтьчесе”(1983), “РФның атаклы нефть һәм газ эшчесе”(1993), “Нефть һәм газ сәнәгатенең Министырлыгының хөрмәтле нефтьчесе”(1981,1983), ААҖ “Татнефть”нең хөрмәтле нефтьчесе”(1997) исеменә лаек. Фән һәм техника олкәсендә ТРның дәүләт премиясе (1997) һәм ААҖ “Татнефть” премиясе(1998) лауреаты. ТРның Югары Советы депутаты (1990-1995). Әлмәт советының халык депутаты (4 созыв дәвамында). 1994-2002 елда ОАО “Татнефть” директор советларының члены була.
Әлмәт шәһәренең һәм Әлмәт районының атаклы гражданины(2003).