Закирова
Наилә Закир кызы (1924-1994)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ
Минзәлә кантоны Чуракай авылында туган (хәзерге Актаныш районы). Татар обкомы ВКП янындагы республика партмәктәбен, ЦК КПСС янындагы Югары мәктәбен тәмамлаган. Үзенең эшчәнлеген ул Калининск райкомында техник секретарь буларак башлап җибәрә. МТС политика булегендә башлык ярдәмчесе, Калининск райкомында комсомоллар инструкторы, пропагандисткасы, пропаганда булеге мөдире, Казан горкомы КПСС инструкторы һәм лекторы булып эшләгән.1945-1957нче елларда Әлмәт КПСС горкомының бүлек мөдире булып эшләгән. 1958-1965 елларда НПУ «Әлмәтнефть»тә көнкүреш һәм кадрлар бүлек башлыгы, 1965-1982 нче елларда НГДУ «Әлмәтнефть» парткомы сәркатибы булып эшләгән.

Дәүләт бүләкләре: Хезмэт Кызыл Байрагы ордены(1971), медальләр, ике «Знак почета» ордены(1960;1966).ТАССР атаклы нефтьчесе.

Әлмәт шәһәре лаеклы гражданины (1982).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International