Тюгаев
Владимир Степанович (1924-2003)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1924 елның 21 февралендә Омск өлкәсенең Любин районы Замиралово авылында туган. Педагог. 1940 елда Бөгелмә педучилищесын, Ленинград хәрби-инженерлык училищесын (1945), Казан педагогика институтын (1952) тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1939 елда укытучы булып башлый. Соңыннан Акташ районы Югары Акташ авылы мәктәбендә директор урынбасары, директор булып эшли. 1960 елдан - 12 нче урта мәктәп директоры, 1984 елдан лаеклы ялда. Сугышчан Кызыл Байрак (1944), Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1984 елдан – шәһәрнең халык мәгарифе идарәсе ветераннар советы рәисе. Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины (1996).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International